Открытый урок «Ә. Еникинең «Матурлык» хикәясе

Автор: Мифтахова Гульнар Миннулловна

Организация: МБОУ СОШ№1

Населенный пункт: Республика Татарстан г. Чистополь

Максат:

1. «Матурлык» хикәясенең эчтәлегенә төшендерү.

2. Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

3. Укучыларда ата-анага карата миһербанлык тәрбияләү, укучыларда матур әдәбиятка мәхәббәт уяту.

Җиһазлау. Ә.Еники портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе, «Салкын чишмә» көе язмасы, түбәндәге эчтәлекле плакатлар:

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда.

(Һ.Такташ)

Ана - бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда...

(Һ.Такташ)

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Укытучы: Укучылар, “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”, - диелә халык мәкалендә. Туган телебездә язылган әдәби әсәрләрне яратып укыгыз, дәрья төбеннән энҗе-мәрҗәннәрне чумып алыгыз.

II. Укытучы сүзе. Бүген без сезнең белән Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. (Презентациянең 1 нче слайды). Алдагы дәресләрдә без аның тормыш юлы, иҗатының бер өлеше белән инде танышып үткән идек. Шулай ук аның сугыш елларында иҗат иткән хикәяләрен дә укып таныштык һәм, гомумән, Ә.Еникине хикәяләр остасы дип атадык. Кеше хисләрен бөтен барлыгы белән тасвирлау ягыннан Ә.Еники әсәрләре аерылып тора. Кеше күңеленең “аулак почмагында” сакланган кадерле серләрне күрә белү, үзәк өзәрдәй сагышны, сөенеч һәм көенечләрне тормыш вагыйгалары ярдәмендә үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә белү - Ә.Еники стиленең үзенчәлекле ягы әнә шунда. Әйдәгез, аның әсәрләрен санап китик. (Укучылар игътибарын китап күргәзмәсенә җәлеп итү)

Күренекле шагыйрь Илдар Юзеев аны «Күңел карурманнарының тургае», дип атады. Ни өчен Илдар Юзеев шулай атаган икән? Дәрес барышында без бу сорауга да җавап бирергә тырышырбыз. Һ.Такташның бу сүзләренә игътибар итик әле. Хатын-кызның бөтен

матурлыгы, бөтен күрке ана булуда. (Шигъри юллар укыла). Бүгенге сөйләшүебез, әниләр турында.

Ана - ул дөньяда иң бөек шәхес. Бала дөньяга килгәнче, ана кеше аны йөрәге янында 9 ай буе йөртә. Тугач, күкрәк сөтен имезеп, төннәр буе аңа бишек җыры көйли. Үскән саен ата-аналар белән балалар арасында бик күп яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар элек-электән, буыннан -буынга күчеп килгән. Һәм бик күп язучылар аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырышалар.

- Сез моңа нинди мисаллар китерә аласыз? ( Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», М.Җәлил «Ана бәйрәме», Туфан Миңнуллин «Әниләр һәм бәбиләр», И.С.Тургенев « Аталар һәм балалар» романы).

- Безнең өлкән язучыбыз Ә.Еники дә бу мәсьәләне төрле яктан ачарга тырышкан.

Үткән дәрестә без аның «Әйтелмәгән васыять» әсәре белән танышкан идек. Әмирхан ага әлеге повестенда безгә халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карарга, әти-әниләребезне соңгы көнгәчә тәрбияләп, аларның хәер-фатихасын алырга кирәклекне искәртә кебек. Сез бу әсәр буенча сочинение дә яздыгыз. Менә шушы уңайдан бер-ике укучының иншасыннан өзек укытып китәсем килә. (эшләр белән танышу)

- Сез өйдә язучының «Матурлык» хикәясен укып килдегез. (Презентациянең 2 нче слайды). Хәзер сөйләшүне әсәрнең үзенә юнәлтик. Алдыгызда әдәби әсәргә анализ үрнәге. Эш барышында без бу анализ үрнәгенең кайбер өлешләренә тукталып китәрбез.

Укытучы: Әсәрнең исеменә игътибар итик әле. Ничек атала? Сез «матурлык» дигән төшенчәне ничек күзаллыйсыз? (укучылар чыгышы)

Укытучы: Җавапларыгызны хуплыйм. Ә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә менә болай аңлатма бирелгән. 1. Матурлык – гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә (күренеш,эш, тормыш һ.б.); матур, сокланырлык урыннар (табигатьтә, матур әдәбият әсәрләрендә).

2. Ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; кеше характерындагы, эшчәнлегендәге хуплана торган сыйфат. (Презентациянең 3 нче слайды). Йомгаклап шуны әйтәм: матурлык -- бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Шушы халык мәкальләрен укысак, матурлыкның чын мәгънәсенә төшенә алабыз. (мәкальләр уку) (Презентациянең 4 нче слайды). Матурлыкны берегез табигатьтә күрә, икенчегез кеше күңеленең матурлыгы дип саный, өченчегез матурлык ул - беренче мәхәббәт, ди. Болары да дөрес. Ә матур кеше нинди сыйфатларга ия була? (Презентациянең 5 нче слайды). М-мәгънәле, миһербанлы; А-акыллы, аңлы; Т-тыйнак, тәртипле; У-уңган, укымышлы; Р-риясыз, рәхимле, рухи бай. (Презентациянең 6 нчы слайды).

III. Әсәргә анализ.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, бу әсәрнең жанрын билгеләп үтик. (әдәби әсәргә анализ үрнәге буенча) (Презентациянең 7 нче слайды).

Укучы: Бу әдәби әсәр хикәя жанрына карый, чөнки сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.

Укытучы: Хикәянең темасын билгелик. Ягъни без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап табабыз. Ә.Еники үзенең бу әсәрендә «Матурлык» темасын ничек итеп ача соң? Авторның матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик.

Укучылар: Әсәр матурлык турында. Кешенең эчке матурлыгы. Бәдретдиннең күңел матурлыгы. Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы. Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы. Табигать матурлыгы турында.

Укытучы: Яхшы. Төркемнәрдә шушы мәсьәләләрне тикшереп китик әле.

1 төркем - Бәдретдиннең күңел матурлыгы;

2 төркем - Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы;

3 төркем – Шәкертләрнең матур мөгалләмәсе. (укучыларның төркемнәрдә җаваплары)

Укытучы: Хикәянең формасына игътибар итик әле. Кем исеменнән сөйләнә?

Укучы: Хикәядәге бөтен вакыйгага геройларның берсе бәя бирә. Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең өлкән кеше хисләрен дә өстәп сөйли.

Укытучы: Хикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә?

Укучы: Берсе табигать күренеше, икенчесе Бәдретдин өендәге вакыйга.

Укытучы: Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?

Укучы: Бар. Ямьсезлек - матурлык каршылыгы.

Укытучы: Матурлыкны шәкерт ничек күрә? (Ул урыннарны кычкырып уку) Табигать хикәядә кабатланып бирелә. Ни өчен икән?

Укытучы: Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела?

Укучы. Бәдретдиннең өе һәм өй эчендә герой-шәкерт күргәннәре. Ләкин беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Лирик герой-шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана.

Укытучы: Шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме?

Укуч:. Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге «гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә». Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табагыйлеге үсеп чыга. Лирик герой шуны

күреп ала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да , әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар. (Укучылар бу ямьсез ананың күзләре турында язылган урынны табын укыйлар, 235 бит, өстән икенче абзац) (Презентациянең 8 нче слайды).

Укытучы: «Күңел көзгесе» дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз? (Фикер алышу) Хикәянең сюжетына игътибар итик. Вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешне билгеләп китик әле.

Укучылар: (Экспозиция - 1, 2 нче абзацлар; вакыйгалар үстерелеше-Бәдретдиннең кем икәнен ачыклау; кульминация - ананың йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш -- куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә.)

Укытучы: Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? Сез ананың бу хисе белән килешәсезме? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бу образга характеристика биреп китик әле. (Бәдретдингә характеристика бирү)

Укытучы: Бәдретдиннең скрипкада уйнавы әллә ни түгел. Көе дә чеби тавышы кебек кенә чыга. Ләкин лирик герой- шәкерткә «бик ягымлы, бик тансык» булып яңгырый. Ни өчен?

Укучы: Бәдретдиннең скрипкада уйнавы дусларына бик ошый, чөнки скрипка моңнарында алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр. Искә төшерик: улы әнисеннән: «Ни уйныйм?» - дип сорый. Бала әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй үзе кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең, шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә. Менә ни өчен бу көй шәкертләргә дә бик тансык булып тоела.

Укытучы: Әйдәгез әле укучылар, шушы «Салкын чишмә» көен без дә тыңлап китик.

Укытучы: Хикәя соңында мондый сүзләр бар: «Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере - бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өлеше - бәхетеме торып калды». Җавап бирегез: чыннан да, кайсы? Фаҗигасеме, бәхетеме?

Укучы: Бәхет нәрсә ул?

Җавап: Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә. Бәдретдиннең ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендә.

Укытучы. Кабат тургайларга әйләнеп кайтыйк. Автор ни өчен тургай сайравын ике тапкыр кабатлый?

Укучы: Матурлык тургай кебек матур кошларда, матур күктә, җирдә генә түгел икән. Дөнья киң икән. Дөньяда алар белмәгән почмаклар да бар икән. Ул почмакларда алар белмәгән күңел

матурлыгы бар икән. Бу матурлык җимерек өй эчендә генә бикләнеп ята алмый. Ул барыбер күренә. Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә.

Укытучы. Әсәрне йомгаклап, идеясен дә билгелик инде. Язучы нәрсә әйтергә теләгән?

Укучы: Әдип бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый.

Укытучы. Дөрес. Бик күп шагыйрьләр, язучылар әниләр турында дан җырлаган. Әйе, «әни», «әнкәй» сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә Ул уртаклаша, акыллы киңәшен дә бирә. Бу уңайдан К.Такташның Ана турында язган шигъри юллары да урынлы булыр.

Ана - бөек исем!

Нәрсә җитә Ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке Ана булуда... (Презентациянең 9 нчы слайды).

IV. Риваять тыңлау. «Ана йөрәге». (салмак кына музыка астында укучы укый).

Бер яшь егет үлеп бер гүзәлгә гашыйк булган. Ләкин, кыз егетнең мәхәббәтен кабул итә алмаган һәм теләктәшлек белән җавап та бирмәгән. Көннәрдән бер көнне кыз егеткә мондый боерык бирә:

- Әгәр син мине чыннан да яратасың икән, күкрәгеннән әниеңнең йөрәген ал һәм миңа алып кил, - ди.

Егетнең мәхәббәте көчле булган күрәсең, ул әнисен үтерә һәм йөрәген кулына тотып кыз янына чаба. Барган вакытта нәрсәгәдер абынып егыла, шул чак Ана йөрәге телгә килә:

- Балам, берәр җирең авыртмадымы, тезләрең сыдырылмадымы? - ди.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, әниләрне саклыйк, олылыйк, хөрмәтлик. Безнең аларга карата мөнәсәбәтләребез гел Матур булсын!

V. Нәтиҗә.

Укытучы: Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә? (эстетик кыйммәте (сәнгать әсәре буларак), тәрбияви әһәмияте, әлеге әсәрнең әдәбиятта тоткан урыны турында сөйләшү)

Укытучы: Илдар Юзеевның фикерен ничек дәлилләрсез? (Презентациянең 10 нчы слайды). Укучы: Шагыйрь хаклы, Ә.Еники - кешенең күңел кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән белгән язучы.

VI. Билгеләр кую.

V. Өй эше: «Сезнең өчен ут йотам,

Уйлап карагыз, балам» (шагыйрь Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә Җәлилованың балаларына язган шигъри хатыннан өзек) исемле кыска иҗади инша язып килергә. Уңышлар сезгә!

Файдалану өчен материал: Т.Миңнуллин. Кырларым-тугайларым // Пьесалар җыентыгы. -- Казан, 1982, 22-26 битләр.


Приложения:
  1. 1.ppt.zip.. 1,5 МБ
Опубликовано: 12.09.2015